Көнүзәк
23 июль , 15:50

Республикада ягулык белән хәлләр ничек?

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

БСТ телеканалында Башкортстанның ягулык базарындагы хәлләргә багышланган брифинглар сериясе дәвам итә. Республиканың оператив штабы да үз эшен актив дәвам итә, ул заправкалардагы чиратларны күзәтә, анда бензин бармы-юкмы икәнлеген мониторинглый.

Бүген, 23 июльдә, хәлләр ничек соң?

Бу хакта  тармакның әйдәп баручы экспертлары белән брифинг узды. Анда  БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Эдуард Мостафин һәм БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова катнашты.

-Республика заправкаларында  ни хәлләр бар?

–Бүген иртән өч сәгать дәвамында “Пилотсыз  хәвеф” игълан ителде. Бу режим гамәлдә булган вакытта ягулык салу туктатыла, ә “Лукойл” заправкалары бөтенләй ябыла. Шуңа сез кисәтүне күрсәгез, заправкаларда яулык салмаячакларын аңларга кирәк. 12 сәгатькә 800 машина чиратта торган, әлегә хәлләр яхшырмады. Бензовозлар районнарга һәм Уфа буйлап юлга чыкты инде.

-Чиратсыз ягулык салуга хокуклары булганнарга (I  һәм II төркем инвалидлар, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар) нишләргә?

–Бар да гади, механизм бер. Инвалидлыкка ия кешеләр моны җиңел раслый ала, белешмә бит Дәүләт хезмәтләрендә бар. Шулай ук белешмәне кәгазьдә бастырып була. Белешмә кешегә “бәйләнгән”, машинага түгел, шуңа АЗСта белешмәне күрсәтергә һәм чиратсыз хезмәтләндерүне сорарга кирәк. Икенче төрле әйткәндә, кеше үзенең хокукын белдерергә тиеш.

-Хәйбулла районы аграрийларында ягулык бармы?

–Аграрийлар ягулык туплаган, әмма барыбер алар да базарның тотрыклануын көтә. Бер айдан урып-җыю кампаниясе башланачак.

-Заправкада  инвалид белешмә күрсәткәч, оператор нишли?

–Оператор бу хәл турында тавыш элемтәсе буенча игълан итә – машина маркасын һәм аның дәүләт номерын  атый.

-Бензин белән проблемалар никадәр озак дәвам итәчәк?

–Урып-җыю техникасы өчен аерым ягулык резервы бар. Гадәти гражданнарга килгәндә – кызганычка каршы, ягулык салу станцияләрендәге чиратлар безнең чынбарлыкка әйләнде. Ләкин, һичшиксез, хәлләр кайчан да булса яхшырачак инде, әлбәттә.

–Акъярда гәзитләр китерү өзелә, машина йөртүчеләрне махсус исемлеккә кертеп буламы?

–Бу мәсьәлә инде карала. Властьлар матбугат басмаларын китерү хезмәтенә ягулык резервы бирү мөмкинме икәнлеген хәл итәчәк. Башкортстан ягулык буенча платога чыгу белән, мәсьәлә каралачак. Әлегә беренче урында кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге тора.

–Күп балалы ананы заправкада чиратсыз үткәрмәгәннәр, мондый очракларда нишләргә?

–Мондый очракларда власть проблеманы кабул итүне сорый. Әгәр сезнең инвалид балаларыгыз булса, кассада үз хокукыгызны таләп итәргә кирәк. Ә гомумән, ташламалы категорияләр бөтен республикага алай күп түгел, шуңа күрә гражданнар аңа ташламалы хокукның болай гына бирелмәгәнлеген аңларга тиеш – эш шунда ки, кеше үз хәле аркасында чиратта тора алмый.

–Ә күп балалы гаиләләр чиратсыз ягулык сала аламы?

–Юк, закон буенча аларның андый мөмкинлекләре юк. Ана яки ата кеше үзаллы машина йөртүчеләр белән чиратсыз узу турында килешсә генә.

–Заправкадагы инвалидларга тагын ниндидер белешмәләр кирәкме?

–Юк. Инвалидлык турында белешмә генә кирәк. Әгәр сездән кая баруыгызны белешмә белән исбатлауны таләп итәләр икән, бу законсыз. АЗС операторларына мондый белешмәләр кирәкми, бары тик инвалидлык турында белешмә  җитә.

–М-5 трассасында берничә заправкада элеккечә бензин юк, нишләргә?

–Мөгаен, анда бензовозлар барып җитмәгәндер, тиздән алар анда барып җитәр. "Пилотсыз хәвеф" аркасында вакытлыча тоткарлык зур булды – өч сәгать чамасы, шуңа күрә чиратлар тагы бераз артты.  

–Ягулыкны кайда сакларга мөмкин?

–Балконда ягулыкны сакларга ярамый. Хәзер урамда 30 градустан югары җылы, ә балконда тагын да эссерәк. Бензинны саклауның оптималь шарты-15-20 градус җылыдан югары булмаган температура. Шул ук вакытта бензинны махсус савытта ярты елдан да артык сакларга ярамый.

Чыганак: bash.news

bash.news
bash.news
Фото:bash.news
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас