

Соңгы айда компанияләр сайтларында һәм маркетплейсларда Русиянең төрле төбәкләрендә ягулык салу станцияләрен сату турында 150дән артык белдерү пәйда булган. Шул ук вакытта бәйсез АЗСлардан гына түгел, эре компанияләр объектларыннан да котылырга тырышалар. Бу хакта “Известия” яза.
Шул исәптән заправкалар Брянск, Владимир, Иваново, Курск, Новосибирск, Ырынбур, Рязань, Самара һәм Тамбов өлкәләрендә сатыла. Тәкъдим ителгән активларның бәясе миллионнан алып 150 миллион сумга кадәр тәшкил итә.
Бәя АЗСның урнашу урынына, җиһазларга, эш срогына һәм франшиза булуга бәйле. Әйтик, Уфада 13 заправкадан торган челтәр 350 миллион сумга сатыла.
Белдерүләр авторлары мондый карарның сәбәбен ягулык кризисы фонында бизнесның зыянлы булуы дип атый. Сатудан алынган акчаларны алар бурычларны каплауга юнәлтергә тели, шул ук вакытта күпләр автозаправка бизнесыннан тулысынча китәргә ниятли.
Хәер, кайбер белдерүләр агымдагы проблемалар белән бәйле түгел. Әйтик, “Газпром ГНП холдинг” җәмгыятендә компания сайтында урнаштырылган сату турындагы белдерүләр 2022 елга карый дип раслыйлар, тик шуннан бирле аларны сатып алырга теләүчеләр табылмаган.
Ягулык базары катнашучылары күп кенә шәхси эшкуарларның АЗСлардан котылырга омтылуын раслый, чөнки бүгенге шартларда алар өчен альтернатива булып эшне туктату гына кала. Эш шунда ки, базарда күмәртәләп сатуда кулай бәяләр буенча ягулык юк.
Чыганак: lenta.ru