

Бүген БСТ каналында республикада ягулык белән бәйле проблемаларга багышланган брифингта Иглин районына да тукталып үттеләр.
–Иглин районы транзит транспорты күп булу белән аерылып тора. Хәлләр әлегә мактанырлык түгел. Заправкаларның берсенә әлеге вакытта бензин китерделәр, чират бик зур. Машинага ягулык салу өчен уртача алганда 3-4 сәгать кирәк. Кызганычка каршы, күп шәхси АЗСлар ябык, анда бензин китермиләр. Район Уфа белән чиктәш ёщм кцн саен 20 меңләп кеше аннан эшкә бара һәм кайта. Властьлар көн саен 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр хәлне мониторинглый. Кичә Төзүчеләр урамындагы АЗСта бензин бар иде, иртәнгә ул беткән. Акбирдедә дә кискен хәл иде, анда бер заправка бар. Машина йөртүчеләргә Зинин авылына яисә Иглин районына барырга туры килгән. Бүген исә хәлләр әйбәтләнде.
Ягулык белән проблемалар башлангач та Иглин районы халкы махсус төркемнәр булдырды, анда хакимият кешеләре дә утыра. Әмма, кызганычка каршы, шундый хәлләр дә була: бензин бар, дип язалар. Ә килүгә инде АЗС ябык. Эш шунда: анда бензинны ягулык карталары буенча яисә махсус хезмәтләргә саталар, – дип аңлатты республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тыщенко.