Көнүзәк
16 Июля , 14:54

Бензин белән кайда проблемалар күзәтелә?

Белорет районы, Сибайда хәлләр ничек?

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Уфада хәлләр яхшырып, чиратлар кыскарса, авыл районнарында проблемалар бар әле, анда бу мәсьәләне өстенлекле рәвештә хәл итәргә кирәк. Шуңа  хәзер игътибарны районнарга юнәлтәчәкбез, дип белдерде БР сәнәгать министры урынбасары Олег Тыщенко республика белән идарә итү үзәгендә узган брифингта.  

Әлеге вакытта ягулыкны районнарга ташыйлар, берничә көннән инде бу система җайга салыначак.

Брифингта кайсыбер районнарга аерым да тукталып үттеләр. Мәсәлән, Балтач районында бер генә АЗС эшли икән. Һәм анда ягулыкның бар төрләре дә бар, ди.

Белорет районындагы АЗСларның берсендә менә ине икенче тәүлек  дизель ягулыгы юклыгына зарланганнар. Сәнәгать министры урынбсараы Олег Тыщенко бүген төнлә анда дизель ягулыгы булачак, дип вәгъдә итте. Берничә бензовоз инде юлга чыккан.

Сибайда да проблемалар юк түгел. Анда ике “Башнефть” заправкасы гына эшли. Сибай белән бәйле мәсьәлә – властьлар контролендә, тиздән  ул хәл ителәчәк, дип белдерде министрлык вәкиле.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас