Көнүзәк
16 Июля , 12:12

“Бар көчләрне районнарны тәэмин итүгә багышлыйбыз”

Республикада шәһәрләрдән кала районнар да бар бит әле. 

Айгөл Хәсәнова.Айгөл Хәсәнова.
Фото:Айгөл Хәсәнова.

Алдагы ике көндә оператив штабның ягулык базары буенча тырышлыклары Башкортстанның авыл районнарын тәэмин итүгә юнәлдереләчәк, дип белдерде БР сәнәгать министры урынбасары Олег Тыщенко республика белән идарә итү үзәгендә узган брифингта. Аның сүзләренчә, кризисның беренче көннәрендә башкала һәм иң эре торак пункт буларак Уфа өстенлекле рәвештә тәэмин ителгән, әмма хәзер үзәктән ерак территорияләр белән мәсьәләне ашыгыч хәл итәргә кирәк, өстәвенә, аларда еш кына бер ягулык салу станциясе генә эшли.

Зур ташучының җитәкчесе – “Башавтотранс” җәмгыяте генераль директоры Надир Сәмиев - рейслар  өзелүгә берни янамый, дип белдерде. Эш шунда, дип аңлатты ул, “Башавтотранс” алдан ук зур поставщиклар белән контрактлар төзегән һәм дәүләт ташучысының автобуслары өчен ягулыкны резервлый торган АЗСлар исемлеге бар.

"Маршрутлар өчен берни дә үзгәрмәячәк, шул исәптән төбәкара маршрутлар өчен дә. Эш регламенты үзгәрде, без машина йөртүчеләребез мөрәҗәгате буенча сорауларны хәл итәргә әзер, ә рейслар гадәттәгечә башкарылачак. Билет бәяләрен күтәрү дә безнең инициатива буенча булмаячак, без дәүләт тарафыннан билгеләнә торган даими тарифлар буенча эшлибез”, –  диде Надир Сәмиев.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас