Көнүзәк
14 июль , 13:18

Ягулык белән бәйле хәлләр кайчан тотрыкланачагы билгеле

Сәнәгать министрлыгында бу хакта җентекләп аңлаттылар.

Юлай Низаев.Юлай Низаев.
Фото:Юлай Низаев.

 Республика территориясендә ягулык белән бәйле хәлләр алдагы берничә көндә җайга салынырга тиеш. Бу фикерне БР сәнәгать министрлы башлыгы урынбасары Олег Тыщенко БСТ каналында ЦУР брифингының туры эфирында белдерде.  

“Аерым кыенлыклар бар, без аларны зур компанияләребез белән берлектә хәл итәчәкбез. Алдагы ике-өч көндә хәл тотрыкланыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, бездә ягулык кимемәде. Әмма зур булмаган АЗСлар складларында бензин калдыклары булып, алар аны сатып бетергәч, ягулык китерелми торган арада ул заправкалар ябылып торды. Зур челтәрләр, әлбәттә инде, ягулык сатып алу күләмен арттырды. Моңа өстәп, арткан ихтыяҗ да үз эшен эшләде, чөнки һәр чират – машина багына салынасы  аерым күләмдәге ягулык дигән сүз. Әгәр элегрәк бер тәүлек эчендә заправка 50ләп машинаны хезмәтләндерсә, бу көннәрдә күзәтелгән чиратларда автомобильләр саны 250гә җитә”, – дип аңлатты Тыщенко.

Чиновник  сүзләренчә, әгәр республиканың район яисә шәһәрендә зур челтәрләр АЗСлары бар икән, анда гомумән алганда хәлләр тотрыклы, һәм тәү чиратта бу кечкенә челтәрләр клиентларында чагыла.

“Монда мин компанияләр  җитәкчеләренә  килешү эшен активрак алып барырга тәкъдим итәм, без үз ягыбыздан, әлбәттә, аларга тизләтелгән тәртиптә килешү төзергә ярдәм итәбез. Әмма шул ук вакытта шәхси эшкуарларның да социаль бурычлары булырга тиеш һәм алар да проблемаларны хәл итәргә тиеш”, – дип белдерде Тыщенко.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас