Көнүзәк
14 июль , 11:11

Бер картадан икенче банк картасына акча күчерү хәвефле

Бер банк картасыннан икенче картага акча күчерүләр түләүче өчен дә, акчаны алучы өчен дә хәвефле булырга мөмкин, аеруча әгәр акчалар таныш булмаган кешегә күчерелсә, дип сөйләгән  юрист Александр Хаминский.

“Әгәр дә мәгәр акчаны алучы экстремистик яисә террорчылык эшчәнлек белән бәйле булса, бу хәлгә хокук саклау органнары игътибар итү ихтималы бар”, – ди ул.

Белгеч таныш булмаган кешеләргә товар яисә хезмәтләр өчен акча күчергәндә моны раслаучы барлык документларны  сакларга киңәш итә – чекларны, мессенджерда язышуны, скриншотларны. Ул шулай ук шәхси банк карталарына хезмәт хакын күчерү чын түләүләрне яшерергә маташу буларак бәяләнергә мөмкин, ә бу үз чиратында салымнар һәм штрафлар өстәлү белән хәвефле дип кисәтә.

Моннан тыш, салым органнары, шәхси исәпләргә акча күчерүләрне рәсми теркәлмәгән эшкуарлык белән бәйле түгелме икән дип шикләнеп, тикшерү оештыра ала.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас