Көнүзәк
13 июль , 06:48

Заправкада чират торып эшкә соңга калу рөхсәт ителә

Заправкада чират тору эшкә соңга калуның җитди сәбәбе булырга мөмкин. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары Русия Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең (ФНПР)  коммуникацияләр департаментына сылтама белән яза.

Департаментта мондый сәбәп ашыгыч һәм форс-мажор хәл дип саналырга тиеш, дип аңлаттылар. Бу очракта җитәкчегә, сәбәбен күрсәтеп, соңга калу турында вакытында хәбәр итәргә кирәк.

Мондый очракта җитәкчелек раслаучы документлар таләп итәргә мөмкин. Җитәкчелек тарафыннан дәгъва булган очракта департамент профсоюзга мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән.

Әйткәндәй,  узган атнада Хөкүмәт белән киңәшмә вакытында Владимир Путин Русия төбәкләрендә ягулык белән проблемалар вакытлыча, дип белдерде.

“Ягулык белән кыенлыклар вакытлыча, алар дошманның ял сезонын өзү теләге белән дә бәйле”, – дип белдерде Путин.

Вице-премьер Александр Новак президент белән киңәшмәдә хәбәр итүенчә, Русия июль аенда нефть продуктларын импортлый башлаячак. Аның сүзләренчә, бу эчке ягулык базарын тотрыкландыру өчен кирәк. Шулай ук түбәнрәк экологик класслы ягулык хисабына җитештерүне үстерү планлаштырыла.

Соңгы айларда күп кенә төбәкләр һәм нефть компанияләре ягулык салу станцияләрендә ягулык җибәрүгә чикләүләр кертте. Июль башына мондый төбәкләр саны 80нән артып киткән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас