Көнүзәк
7 июль , 08:51

Түрәләр бензин дефицитын хәл итү юлын тапкан

Ягулык темасы күп төбәкләрдә һаман актуаль. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Орел өлкәсендә ягулыкны машина номерлары буенча сату рәвешендәге чикләүләр керткәч, бензин белән бәйле хәлләр  нормага килгән. Бу хакта өлкә губернаторы Андрей Клычковка сылтанып төбәк хөкүмәтендә хәбәр иткәннәр.

"Орел өлкәсендә ягулык белән хәлләр тотрыкланды. Бу хакта Андрей Клычков төбәк хөкүмәте утырышында белдерде. Ул Орел халкына шәһәр һәм өлкә АЗСларында бензин сатуның вакытлыча кагыйдәләрен аңлаулары һәм җаваплы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде", – диелә хәбәрдә.

Схеманың асылы гади: заправкада бензин салу машина номерының беренче саны һәм календарьдагы датага бәйле. Җөп көннәрдә (мәсәлән, 6 июльдә) машинаның номеры 0, 2, 4, 6 яисә 8гә башланганнар ягулык сатып алала. Так көннәрдә номерлары 1, 3, 5, 7 һәм 9га башланган машиналарга бензин салып була.  Шул ук вакытта машинаның кайсы төбәктән булуы мөһим түгел. Вакытлыча кагыйдәләр 4 июльдән гамәлгә кертелгән. Бер машинага 30 литр бензин салып була. Канистра һәм башка савытларга бензин салу тыела. Дизель ягулыгы бернинди чикләүләрсез сатыла.

Тиздән төбәктә ягулык сатуның элекке режимына кайтырга җыеналар.

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас