Көнүзәк
6 июль , 06:35

Җәйге яллар сезонында мошенниклар аеруча активлаша

Җәй көне мошенниклар, яллар, сәяхәтләр, сезонлы сатулар һәм онлайн-броньлау темаларын алдау өчен файдаланып, гадәттәгечә активлаша. Мошенниклык очракларының артуы турында Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте комитеты әгъзасы Антон Немкин кисәтте.

Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр “отышлы” турлар тәкъдим итә, торакны броньлау өчен ялган сайтлар төзи һәм янәсе авиакомпанияләрдән яки туристлык сервисларыннан фишинг хәбәрләр тарата. Моннан тыш, алар гамәлдән чыгарылган рейслар өчен компенсацияләр, отпуск һәм ашыгыч түләүләрне яңадан исәпләү турындагы легендаларны кешене тиз арада карар кабул итәргә мәҗбүр итү өчен кулланалар.

“Цифрлы хәвефсезлекнең төп кагыйдәсе үзгәрешсез кала: теләсә нинди мәгълүматны рәсми каналлар аша тикшерергә кирәк", – дип ассызыклады Немкин. Ул шулай ук чит кешеләр үтенече буенча акча күчермәскә, СМС аша килгән кодларны хәбәр итмәскә, шикле сылтамалар буенча күчмәскә һәм артык отышлы булып күренгән тәкъдимнәргә сак карарга киңәш итте. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас