Көнүзәк
26 июнь , 09:59

Русиядә ягулыкка ихтыяҗ 20-30 процентка арткан

Вице-премьер Александр Новак моны халык куптарган шау-шу белән аңлата.

"Подслушано в Башкирии" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот."Подслушано в Башкирии" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:"Подслушано в Башкирии" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Ягулык базарындагы ажиотаж ихтыяҗны ясалма рәвештә 20-30 процентка арттырды, дип белдерде вице-прмьер Александр Новак. Чиновник сүзләренә караганда, илдә  чимал запасы җитәрлек.

“Әлеге вакытта ихтыяҗларны исәпкә алып, системаның логистик элемтәләрен үзгәртеп кору бара. Базарны балансировкалау күпмедер вакытны алачак”, – дип өстәде Новак әфәнде ТАССка биргән комментариенда. Ул шулай ук бүген, 26 июньдә, ягулык базарындагы хәлләр буенча чираттагы киңәшмәне анонслады, анда дизель экспортын тыю турында фикер алышачаклар.

Русиядә ягулык дефициты июнь башыннан күзәтелә. Бүгеге көндә 20дән артык төбәктә АЗСларда бензин сатуга чикләүләр кертелгән. Александр Новак базардагы хәлне гади түгел, әмма контрольдә тотыла торган дип бәяләде. Чиновник сүзләренә караганда, властьлар Севастопольгә, Кырымга, Калининградка һәм Ерак Көнчыгышка аерым игътибар бүлә.

Моннан тыш, зур нефть компанияләре моңарчы кулланылмаган резервларны куллана башлады. Ягулык базарындагы хәлгә багышланган утырышта вице-премьер логистика табигый һәм сезонлы факторларга бәйле булган төбәкләргә ягулык җибәрүне өстенлекле рәвештә тәэмин итәргә кушты. 

Чыганак: kommersant.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас