

Башкортстанның Сәнәгать министрлыгы июньдә ягулык җитештерү еллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә, ди.
“Республика территориясендә – 500дән артык автомобильләр заправкалау станцияләре. Аларның күбесе ягулык җитештерүчеләр белән турыдан-туры эшли. Июньдә ягулык җитештерү күләмнәре түбәнәймәде, алар – планга ярашлы еллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә. Илдәге хәлләрне исәпкә алып, ул күләмнәр бар илгә бүленә. Соңгы көннәрдә бензинга һәм дизель ягулыгына зур сорау күзәтелә. Аерым очракларда әлеге ихтыяҗ ажиотаж характерга ия, бу исә заправкаларда чиратлар барлыкка килүгә, спекуляцияләр һәм алыпсатарлар өчен мөмкинлекләр тудыра. Шуны да әйтергә кирәк, җитештерү компанияләре өчен өстенлекле булмаган күмәртәләп сатуның кече күләмнәре “Прогресс”, “Точка”, “UfaOil” кебек бәйсез берәмләп сату АЗСларына китерелми”, – дип хәбәр иттеләр Сәнәгать министрлыгында. – Бу зур булмаган заправкалар әлеге вакытта ягулыкны нефть рейдерларыннан, күмәртәләп сату базары катнашучыларыннан сатып ала. Еш кына аларның сатып җибәрү бәяләре биржадагы уртача хаклардан югары.
Республика заправкаларында ягулык дефициты юк. Җитештерүчеләрдә бәяләр ситуациясе тотрыклы һәм даими контрольдә тора. Бүгенге көндә барлык АЗСларга да ягулык күләмнәре түбәндәге төп факторлар буенча бүленә:
–рациональ территориаль бүленешкә ярашлы, һәр машина йөртүче трасса режимында һәр АЗСта ягулык булуына ышансын өчен;
–массакүләм торак төзелеше урыннарында ягулыкка чиратлар барлыкка килмәсен өчен АЗСлар саны җитәрлек.
Республика халкын бу хәлгә аңлап каравын һәм түбәндәге тәкъдимнәрне үтәүләрен сорыйбыз:
– автомобильгә запас белән түгел, кирәк булганда ягулык салыгыз;
–машинаны заправкалаганда, ягулыкны автомобильнең ягулык багына гына салыгыз;
–власть органнары һәм эре сатучыларның рәсми мәгълүматларына гына таяныгыз".
Чыганак: bashinform.ru