

Башкортстанда, илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, пилотсыз очкычлар һөҗүме һәм ракета хәвефе турында даими хәбәр ителә. Әмма техник сәбәпләр аркасында серверлар зур күләмле мәгълүматны кайчак ерып чыга алмый, һәм бу хактагы сигнал тоткарланырга мөмкин.
Бу проблеманы хәл итү – республикада яшәүче һәркемнең кесәсендә.
Оператив рәвештә “шөбһәле” хәбәрләрне ничек алырга һәм коткару хезмәтләре белән ничек даими элемтәдә булырга?
Башкортстанда яшәүчеләр һәм бирегә килгән кунаклар “112 экстренная помощь” һәм “МЧС России” мобиль кушымталарыннан кулланырга мөмкин. Шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволарның “Макс” мессенджерындагы рәсми каналлары да файдалы булачак, ул интернет эше чикләнгәндә дә эшли.
“Нибары QR-кодны “уку” да җитә – шулчак оператив рәвештә, нәкъ шул мизгелдә үк, без хәвеф турында игълан иткәндә кисәтәчәк программа ачылачак. Гомумән анда МЧС линиясендәге барлык мәгълүмат та булачак”, – дип аңлаткан иде бу хакта БР Башлыгы Радий Хәбиров.
“112 экстренная помощь” кушымтасы аша пилотсыз яисә ракета хәвефе режимы кертелү турында һәм аны гамәлдән чыгару турында тиз үк push-хәбәрләр килә. Хәтта бу сервис гадәттән тыш хәл очрагында оператив хезмәтләргә кешенең исемен һәм аның телефон номерын (бу мәгълүматны кушымтаны йөкләгәндә кертү дә җитә) үзе бирергә сәләтле. Ул автоматик рәвештә адашкан кешенең кайда булуының төгәл координаталарын билгели. Бу диспетчерларга чакыруларга тизрәк һәм нәтиҗәлерәк җавап бирергә ярдәм итә. Белгечләр хәлне тизрәк бәяли алсын өчен, мөрәҗәгатькә вакыйгалар урыныннан материаллар беркетергә мөмкин. Элемтә өчен туганнар һәм якыннарның контактларын күрсәтергә киңәш ителә. “МЧС России” кушымтасының “фишкасы” шунда – ул хәвеф турында хәбәр җибәреп кенә калмый, бу хәбәрләр эчендә Гадәттән тыш хәл очрагында ничек эш итәргә икәнлеген аңлатучы киңәшләр дә бар. Кушымтага тоташтырылган “МАХ” мессенджерының цифрлы ярдәмчесе кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, ә махсус бүлек аша хәвефсезлек турындагы белемнәрне тикшерергә була. “112 экстренная помощь” кушымтасындагы кебек үк биредә автомат рәвештә геолокацияне билгеләп, ярдәм чакыртырга була.
Гражданнарга хәбәр итү шулай ук традицион СМС-хәбәрләр аша да оештырылган. Бер яктан, бу ысул кемгәдер күнеккәнрәк булып тоелачак, әмма күп очракта махсус кушымталар аша хәбәр итүләр шактый тизрәк, мәгълүматлырак була.
Югарыда язылган барлык функцияләргә ия булыр өчен смартфоннар өчен AppStore, GooglePlay яисә Rustore рәсми кушымталар кибетләрендә “112 экстренная помощь” һәм “МЧС России” кушымталарын табу җитә. Яисә республиканың рәсми ресурсларында бастырылган QR-кодтан кулланырга мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru