Көнүзәк
16 Июня , 06:08

Имтихан тапшырганда БПЛА хәвефен игълан иткәннәр

Севастопольдә чыгарылыш укучысы шундый хәлдә калган.

Севастопольдә 9нчы сыйныф укучысы БПЛАдан яшеренү урыныннан бер максат өчен өч тапкыр әйләнеп кайткан. Рособрнадзор җиткәчесе Анзор Музаевка билгеле булуынча, укучы кыз әдәбияттан төп дәүләт имтиханын тапшырырга теләгән. Музаев Севастопольнең яшь укучысы имтиханга җавабын язып бетерер өчен өч тапкыр әйләнеп кайтуын аңлаткан.

Музаев мәгълүматлары буенча, Севастопольдә дәүләт йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләре хәвефсезлек мәсьәләләре белән бәйле. Мәктәп укучылары өчен анда һәр тест алдыннан инструктажлар уздыралар, БПЛА яисә ракета хәвефе янаган очракта алар куркыныч булмаган урынга эвакуацияләнә алсын өчен.

Оештыручылар һава тревогасының башлану һәм тәмамлану вакытын теркәячәк һәм аны имтихан вакытына өстәячәк, дип ышандырды Рособрнадзор башлыгы. 
Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас