

Республика Башлыгы юл участокларында ремонт эшләрен тизләтергә дигән йөкләмә бирде.
Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, узган атнада, Башкортстанның “Инцидент менеджмент” мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, җирле халыкның “юл” тематикасына мөрәҗәгатьләре, төзекләндерү белән бәйле мәсьәләләрне бу позициядән күчереп, яңадан беренче урынга чыккан. Ул БР Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковскаяга мәсьәләне тиз арада хәл итәр өчен Транспорт министрлыгына чокырларны ремонтлауга кагылышлы мөрәҗәгатьләрне җибәрергә кушты.
“Алдагы дүшәмбедә мин сезгә оператив киңәшмәдә берничә минут бирәчәкмен, – диде Радий Хәбиров, елена Прочаковскаяга мөрәҗәгать итеп. – Бу чокырларның фотоларын, аларның кайсы районда урнашуын язып, күрсәтерсез. Халыкның чын-чынлап ачуын чыгарган, иң билгеле дип әйтик инде, чокырларны күрсәтерсез”.
Моннан тыш ул Транспорт министрлыгына төбәктә юл ремонтын тизләтергә дигән йөкләмә бирде.
“Җәй тиз үтеп китәчәк. Оешмаларны юл ремонтына чыгарыгыз. Эшли башласыннар. Без моңа җитәрлек акча бүләбез. Акчалар бар”, – дип йомгаклады сүзен Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru