

Банк картасын сату яки үз счетыңа керү мөмкинлеген чит кешегә тапшыру реаль төрмә срогына әйләнергә мөмкин.
Күпләр моны акча эшләүнең җиңел ысулы дип саный. Чынлыкта мондый карталар еш кына мошенниклар һәм җинаятьчел төркемнәр тарафыннан законсыз финанс операцияләре өчен файдаланыла.
Онытмагыз, мондый схемаларда катнашу җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Хәтта кеше җинаятьне оештыручы булмаса да, карта яки банк реквизитларын өченче затларга тапшыру аны хокукка каршы гамәлләрдә катнашучы итүе ихтимал.
Шикле керем өчен киләчәгегезне хәвеф астына куймагыз. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны саклагыз һәм беркемгә дә банк карталарын, счетларны һәм онлайн-банкка керү мөмкинлеген бирмәгез.
Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсенең ышаныч телефоны: +7 (347) 273-73-72.