

Дәүләт Думасы кибермошенникларга каршы яңа чаралар пакетын кабул итте. Хәзер банклар һәм кәрәзле элемтә операторлары, гражданнарны яклау буенча тиешле таләпләрне үтәмәсә, югалтуларны компенсацияләргә тиеш булачак.
Төп яңалыкның берсе – халыкара шалтыратуларны кабул итүгә тыю кую мөмкинлеге. Моны элемтә операторының шәхси кабинеты яисә шәхси мөрәҗәгать аркылы эшләргә була. Тыюны дистанцион рәвештә гамәлдән чыгарып булмаячак, шәхсән барып гариза язарга туры киләчәк.
Операторлар шулай ук абонентларны чит илләрдән шалтыратучылар турында кисәтергә тиеш.
Моннан тыш, ата-аналар элемтә операторларын сим-карта белән бала куллануын хәбәр итә алачак. Бер кеше, гомумән алганда, 20дән артык банк картасын рәсмиләштерә алмаячак, ә бер банкта ул 5 карта гына ача алачак.
Болардан тыш, гражданнар ризалыгыннан башка массакүләм шалтыратуларга тыю кертелә. Дәүләт органнары, Русия Банкы һәм кредит оешмалары искәрмә булып тора.
Банк кушымталарында һәм МАХ мессенджерында, мошенниклык очрагы турында тиз үк кисәтер өчен, “кызыл төймә” барлыкка киләчәк.
Чыганак: bashinform.ru