+22 °С
Облачно


26 майда Русиянең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгыраячак. Уфада һәм бөтен республикада бу көнне алкоголь сатып алып булмаячак. Тыю закон дәрәҗәсендә кертелгән, аны бозган өчен ваклап сату предприятиеләренә штраф каралган. Кафе- рестораннар, барларда алкоголь алып булачак. Республикада шундый ук тыюлар Яшьләр көнендә, Белем көнендә, Сабантуйлар вакытында һәм Яңа ел каникуллары көннәрендә дә гамәлдә.