Көнүзәк
24 Мая , 11:33

Черкиләрдән сак булыгыз!

Роспотребнадзор Көнбатыш Нил бизгәге йоктыру куркынычы турында кисәтте  

Черкиләрдән сак булыгыз!Черкиләрдән сак булыгыз!
Черкиләрдән сак булыгыз!

Инфекцияне черкиләр йоктырырга мөмкин. Вирус Русиядә 1999 елдан бирле ачыкланган, ешрак көньяк төбәкләрдә очрый. Шул ук вакытта кешедән кешегә авыру күчми. Симптомнар арасында: югары температура, көчле баш авырту, мускуллар авырту һәм тәнне бөрчек басу. Ведомствода алардан сакланыр өчен репеллентлар, москит челтәрләре һәм ябык киемнәр кулланырга киңәш итәләр, бигрәк тә сулыклар янында. Авыруның беренче билгеләре булганда табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас