Көнүзәк
20 Мая , 10:33

Корбан бәйрәме якынлаша

Мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел ул 27 майга туры килә.

Корбан бәйрәме якынлашаКорбан бәйрәме якынлаша
Корбан бәйрәме якынлаша

Шушы көннәрдә Чакмагыш муниципаль район хакимиятендә  бәйрәм чараларын оештыру һәм санитар-эпидемиологик хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә узды.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев, район ветстанциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Нияз Ринат улы Казаев, авыл биләмәләре башлыклары, җаваплы хезмәткәрләр катнашты.  Чарага әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Традициябуенча, һәр мәчеттә Корбан бәйрәме иртәнге намаздан башланачак.Изгебәйрәмнеңмөһимөлешебулып корбан чалуйоласытора. Киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәүгә, бәйрәм вакытында тәртип һәм хәвефсезлек тәэмин итүгә, янгыннар чыгуын кисәтүгә юнәлттеләр.

Фикер алышу барышында төп игътибар санитария нормаларын үтәү, биологик калдыкларны дөрес утильләштерү һәм билгеләнгән таләпләрне үтәү мәсьәләләренә бирелде.

Район җитәкчелеге изге бәйрәм югары дәрәҗәдә, имин узсын, һәр йортка тынычлык һәм иминлек алып килсен өчен көчен сала.

Автор фотолары

Корбан бәйрәме якынлаша
Корбан бәйрәме якынлаша
Корбан бәйрәме якынлаша
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас