Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 март , 09:56

"Телеграм" мессенджерын блоклау процессы йомгаклау стадиясендә

«Телеграм» ны блоклау процессы йомгаклау стадиясенә чыкты.

"Телеграм" мессенджерын блоклау процессы йомгаклау стадиясендә
"Телеграм" мессенджерын блоклау процессы йомгаклау стадиясендә

Бу хакта ТАСС Telecom Daily аналитик агентлыгы генераль директоры Денис Кусковка сылтама белән хәбәр итә.

Эксперт белдергәнчә, VPNсыз кушымтадан файдалану мөмкин түгел диярлек. Шул ук вакытта, практика күрсәткәнчә, кулланучылар башка сервисларга күчмиләр һәм платформада калуларын дәвам итәләр.

Исегезгә төшерәбез, Русия хакимияте апрельнең беренче көннәрендә телеграмнарны тулысынча чикләү мөмкинлеген карый.

Блокировканың сәбәпләре арасында-кешеләрне, шул исәптән балигъ булмаганнарны, хокукка каршы гамәлләр кылу өчен вербовкалауның ешаюы.

Фото: фотобанк СМИ, Розалия Хисаева 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас