Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март , 16:34

Язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлек алып барыла

Табигать шартлары – кеше контрольдә тотарга өйрәнмәгән бердәнбер нәрсә. Ташкынның кайчан башланачагын, дәвамлылыгын, ничек узачагын һәм аның нәтиҗәләре турында беркем дә ышаныч белән алдан әйтә алмый

Язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлек алып барыла
Язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлек алып барыла

Соңгы көннәрдә һава температурасы күтәрелү сәбәпле, кар аеруча тиз эри башлады. Март  ае елга-инешләрдә су күтәрелү, алар янәшәсендәге торак пунктларны су басу хәвефе белән билгеләнә.

Быел карның артык күп явуы аркасында язгы ташкын да көчле булырга охшаган. Белгечләр язның иртә һәм  көтелмәгән хәлләр белән киләчәген фаразлый. Һава температурасы даими күтәрелә башлау райондашларыбызга яңа мәшәкатьләр өсти.

13 мартта Чакмагыш муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде. Анда язгы ташкыннар чорын имин үткәреп җибәрүгә әзерлек мәсьәләләре каралды. Иң тәүдә районыбызда язгы ташкын чорында сулыклардагы объектлар сакланышын тәэмин итү турында муниципаль район хакимияте башлыгының архитектура һәм төзелеш буенча урынбасары Сергей Васильев чыгыш ясады. Ул буа-күперләр торышын, суалгыч системаларга агым сулар килеп кермәсен өчен күрелүче чараларны бәян итте, су басу мөмкин булган урыннарда халык арасында башкарылган эшләрне атады.

Барлык су басу зоналарын исәпкә алу һәм су ташу мәлендә зыян күрү куркынычын вакытында булдырмау мөһим. Узган ел тәҗрибәләрен искә алып, комиссия вакыйгаларның берничә вариантын тикшерде һәм төрле сценарийларга әзерләнергә карар итте.

Ташкын вакытында авылда яшәүчеләрнең һәм аларның ихата-кураларының, мал-туарларының иминлеген тәэмин итү өчен һәр ел тырышлык салына. Быел да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә аңлату эшләре үткәрелде. Су күтәрелә башлау белән хәвефле урыннардан чыгарып, терлек-туар, кош-кортны вакытлыча урнаштырып тору өчен урын әзерләнгән. Урамнар караңгы вакытта өзлексез рәвештә яктыртылып торачак.
Табигать касафатын алдан тоемлап бетереп булмаса да, аңа ныклап әзерләнәләр: техника, ягулык хәстәрлиләр, көймәдә хәвефсез йөзү күнекмәләре үткәрәләр. Көчле ташкын мәлендә халыкны эвакуацияләү өчен барлык уңайлыклар белән вакытлыча яшәп тору урыны булдырыла.
“Иң мөһиме – уяулыкны югалтмаска кирәк. Шул вакытта быелгы ташкынны да югалтуларсыз, имин үткәреп җибәрә алырбыз”,– дип ышандырды Реканс Фәнил улы.

Районыбыз биләмәсендә елның-елында язгы ташкын чорында Чәрмәсән елгасы ярларыннан чыгып, су басу ихтималы зонасында урнашкан Яңа Йомран авылында бу табигать көйсезлегенә әзерлек алдан ук башлана. Быелгы язгы ташкын вакытында да биредәге берничә йорт-ихатаны су басу хәвефе бар, дип фараз ителә.

19 мартта янә Яңа Йомран авылында яшәүче халык катнашлыгында җыелыш үткәреләчәк, анда су басу очрагында хәвефсезлек чаралары күрү турында аңлату эшләре җәелдереләчәк.

Автор фотолары 

Язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлек алып барыла
Язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлек алып барыла
Язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлек алып барыла
Язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлек алып барыла
Язгы ташкынны имин үткәрүгә әзерлек алып барыла
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас