Кыш белән яз тарткалашкан вакыт.
Март, җиргә аяк басу белән, үзен хуҗа икәнлеген белдереп, көннәрне җылытып җибәрде.
Әмма кышның да китәсе килми. Мартның беренче көннәрендә карның айлык нормасының яртысыннан артыгы яуды. 59 проценты яуды, диделәр Башгидрометүзәктә. Уфа-Дим метеостанциясендә кар капламының биеклеге хәтта 15 сантиметрга арткан һәм 60 сантиметрга җиткән.
Алай гына да түгел, кышның әле салкыны да калган икән. Алдагы көннәрдә дә урыны белән шактый суык булачак. Әмма мондый һава торышы озакка бармас: ни дисәң дә, җайлап язга керәбез.