Чакмагыш районы Рәҗәп авылы мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте хезмәткәрләренең 2024 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагы хуҗалык елына план-максатлар билгеләүгә багышланган хисап җыелышы үтте.
Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илүс Илдар улы Низамов, җәмгыять директоры Валерий Вадимович Соколов, Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев катнашты. Җыелышны җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте директоры Валерий Вадимович Соколов ачты һәм алып барды.
Җәмгыять финанс-икътисад күрсәткечләре буенча тотрыклы рәвештә алдынгы хуҗалыклар исәбендә килә. Шушы күрсәткечләрне саклап калу һәм арттыра бару өчен аның барлык әгъзаларының да бердәм тырышлыгы салына. Җыелышта яңгыраган чыгышлар үзәгендә бу ачык чагылыш тапты да инде.
Гадәттәгечә, иң тәүдә узган хуҗалык елы дәвамында җәмгыятькә кабул ителгән яңа әгъзалар һәм төрле сәбәпләр белән эштән китүчеләрнең гаризалары хупланылды. Шул ук вакытта якты дөньяны калдырып киткәннәрнең якты истәлеге дә хөрмәтләнде. Хуҗалык 2025 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады, эшчәнлек барышында нинди авырлыклар аша үтелде, ирешелгән казанышлар, эшләп җиткермәүләр, юл куелган җитешсезлекләр һәм агымдагы елга билгеләнелгән планнар – болар һәммәсе дә җәмгыять директоры Валерий Вадимовичның бай эчтәлекле чыгышында җентекләп чагылдырылды. Алда әйтеп үтелгәнчә, бу җәмгыять – районда иң көчле, әйдәп баручы хуҗалыкларның берсе. Җитәкчелек, белгечләр, барлык участоклардагы хезмәткәрләрнең берлектәге тырышлыгы узган елда да шактый югары күрсәткечләр белән акланды. Чәчү технологиясен җиренә җиткереп башкару, ярыйсы күләмдә минераль ашламалар кертү, игү өчен безнең район шартларына яраклаштырылган югары уңыш бирүче сортларга өстенлек бирү, үсентеләрне үз вакытында тиешенчә тәрбияләү нәтиҗәсендә биредә дә үтә яңгырлы җәй шартларында басулар яхшы уңыш белән сөендерде.
Хезмәткәрләргә тиешле шартлар тудырылган, профилактик медицина тикшерүләрен үтеп торалар, сәламәтлекләрен ныгыту өчен шифаханәләрдә дәвалану мөмкинлеге дә тудырылган. Валерий Вадим улы һәр тармак буенча эшләр торышына бәһа бирде, тырышып эшләүчеләрне дә, киресенчә, илке-салкылык күрсәтүчеләрне дә телгә алды. Күп юнәлешләр буенча файдаланып бетелмәгән резервларны һәм шул аркада алып җиткерелмәгән акчалата табыш күләмнәрен атады. Гомумән алганда, аның чыгышы байбулатлыларны башлыча җитештерүчәнле тырыш хезмәткә берләшкән бербөтен коллектив итеп күз алдына бастырды.
Директорның чыгышын техник хәвефсезлек буенча инженер Альберт Хафизов, баш агроном Илнур Шәйхелисламов тулыландырды. Алар үз тармакларында булган уңай яклар белән беррәттән эшләп җиткермәүләргә ачыну белдерделәр, бергәләп алардан арыну юлларын билгеләделәр.
Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илүс Илдар улы Низамов үз чыгышында “Байбулат” җәмгыятен районның йөзек кашын тәшкил итүче хуҗалыкларның берсе буларак бәһалады. Биредәге эшчәнлек күрсәткечләре күп хуҗалыклар өчен өлге булып торуын ассызыклады, шулай ук аерым өлкәләрдә үтәлергә өлгермичә калган эшләрне дә читләп үтмәде. Районыбызның агросәнәгать комплексы алдында агымдагы елга торган бурычлар белән таныштырды, көнүзәк мәсьәләләрне бәян итте.
Чыгышының соңында зур уңышлар яулаган хуҗалык уңганнары Вячеслав Латыйпов, Ермәк Дияров, Гүзәл Газинага Мактау грамоталары тапшырылды.
Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев үз чыгышында җәмгыять җитәкчелегенә, барлык хезмәткәрләргә бөтен башлангычларында, күп проблемаларны хәл итүдә ихлас ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде, алда да уңышлы эшчәнлек теләде. Җыелыш ахырында агымдагы елга эшчәнлек планы, ярыш шартлары кабул ителде, узган хуҗалык елы йомгаклары буенча һәр хезмәткәрне матди дәртләндерү турында боерык белән таныштырдылар. Зур күтәренкелек белән барысы да яңа планнарны тормышка ашырырга юнәлде.