Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 30 гыйнварда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Республика җитәкчесенең Юлламасы, гадәттәгечә, Башкортстан үсешенең төп юнәлешләрен һәм алдагы эшнең өстенлекләрен билгеләячәк. Анда икътисади хәлне һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдән алып, экологик балансны һәм мәдәни байлыкны саклауга кадәр төбәк тормышының мөһим мәсьәләләре яктыртыла.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Аны туры эфирда дүрт дәүләт телеканалы күрсәтәчәк. Алар – БСТ, “Сәләм”, “Башкортостан 24” һәм “Вся Уфа”. Шулай ук төбәк Башлыгының социаль челтәрләрендә дә трансляция булачак.