Агачларны утыртырга кем әзерли?
Куак һәм агачларны урманга чыгарып утыртыр өчен төп үсентеләрне урман хуҗалыгы оешмалары әзерли. Урман хуҗалыклары исәбендә 60 ачык һәм 66 ябык грунт питомник, теплицалары бар. Шулай ук үсентеләр җитештерү буенча эшмәкәрләр дә хезмәт куя. Мәсәлән, министр ассызыклавынча, Белорет районында мондый мисал бар: урманчылык тармагында эшләгән бер кеше шундый эш белән шөгыльләнә башлаган. Үсентеләргә ихтыяҗ мәсьәләсенә күз салсак, күрше Ырымбур һәм Чиләбе төбәкләре дә бездән ала, диләр.
Урман һәм туризм
Туризм өчен урман территорияләре аз алына, гектар чамасы. Бу урманда төзелеш эшләре тыелганлыгы белән дә аңлатыла.
"Кара урман" кисүчеләр
Марат Искәндәр улы әйтүенчә, бу җәһәттән борчылырга урын юк. Ләкин, шулай да мәсәлән - вакытында декларация яки урман кисүгә башка документациясен кайгыртуга ваемсыз карашта булучылар бар. Шула ук комик мониторинг та алып барыла.
Урман хуҗалыгы тармагында законнарга "төкереп" караучыларга саллы гына штрафалар да янавы ихтимал. Мисал: юридик затлар өчен 2 миллион, физик затларга - 60 мең сумга кадәр. Былтыр бу өлкәдә исә Башкортстанда иң зур салынган штрафлар күләме - физик затка 50, ә юридик затка 500 мең сумны тәшкил иткән. Аннары урманнарны закон нигезендә кисмәгәндә, Эчке эшләр органнары вәкилләре белән 159 җинаять эше кузгатылган.
Хезмәт кадрлары мәсьәләсе
Бүгенге көндә нинди генә заманча пилотсыз авиация системалары, җайланмалары белән урманга мониторинг ясалса да, кеше факторы төп һәм мөһим рольне уйный.
Янгыннарны булдырмыйча
Янгын куркынычсызлыгын урман җирләрендә тәэмин итү бурычын алга куеп, 122 күзәтү камерасы урнаштырылган. Киләсе елда ведомство башлыгы белдерүенчә, тагы 40 камера элеп куярга җыеналар.
Профилактик чаралар да җитди булуына карамастан былтыр, республика территориясендә 20ләп урман янгыны теркәлгән, 76 гектар яшел калканыбыз ут ялкынына дучар булган.
Урман хуҗалыгына - замана технологияләре!
Узган елда урман хуҗалыгында федераль дәрәҗәдәге мәгълүмат комплексы актив кулланыла башлаган. Аның 19 хезмәт электрон форматта бирелә. Шуның дүртесе - бары тик электрон рәвештә булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Шуннан соң үткән сезонда 19 пилотсыз очкыч та алынган һәм аларны куллануга урманчылар да өйрәтелгән. Бу махсус җайланмалар янгын һәм законнарга буйсынмыйча агач кисүчеләргә көрәштә уңайлы икән.
***
Урман — җир өстендәге оҗмах. Аны кадерләп саклау һәркемнең изге бурычы, дигән максат белән эшли урманчыларыбыз. Мәгърур нарат, имәннәре күккә ашкан матур табигатьле республикабыз урманчыларына киләчәктә дә хезмәт уңышлары, сәламәтлек, шатлык-куанычлар юлдаш булсын!
Фото "Башинформ".