Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 октябрь 2025, 20:45

Радий Хәбировка ничек сорау бирергә?

Башкортстан Башлыгы белән “Туры элемтә” узачак.

https://glavarb.ru/
Фото: https://glavarb.ru/

11 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә” узачак. Ул республиканың төп массакүләм мәгълүмат чараларының туры эфирында, төбәк җитәкчесенең социаль челтәрләрендә барачак.

Аңа кадәр төбәк җитәкчесенә үз соравыңны юлларга мөмкин. Моны берничә юл белән эшләп була:

- Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә;

- MAX милли мессенджерындагы чат-бот аша: https://max.ru/glavarb_pl_bot;

- “Телеграм” чат-боты аша: https://t.me/glavarb_pl_bot;

- “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә: https://vk.me/glavarb_pl_bot;

- “Одноклассники”дагы чат-бот аша: https://ok.ru/group/70000042373707/messages;

- “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисы аша: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас