Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2025, 15:00

Республикада кызу урак өсте

Һава шартлары бик үк уңай килмәсә дә, Чакмагыш районында урып-җыю кампаниясе шактый югары темплар белән бара.

Республикада кызу урак өсте
Республикада кызу урак өсте

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте игенчеләре дә елның-елында мул уңыш үстерә. Быел да механизаторлар урып-җыю кампаниясенә зур хезмәт күтәренкелеге белән әзерләнгәннәр. Бүген без шушы хуҗалык басуларына барып, урып-җыю эшләре белән танышып кайттык. “Күмәк тырышлык белән игеннәрне үстердек. Әмма басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык. Басу эшчәннәре өчен үтә мәшәкатьле, әмма куанычлы көннәр дәвам итә. Бөртеклеләрне үзвакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен бүген һәркем тырышлык салып эшли, – диде хуҗалыкны баш инженеры Альберт Хәфизов –  800 гектардан артык арпа җыеп алынды, бу басуда 20 гектар гына калды. Соя белән җитен культураларын 600 гектар мәйданда ңыеп аласы калды. Уртача уңыш – 48-50 центнер.
“Игеннәр быел әйбәт өлгерде, яңгырлар гына механизаторларның эшен катлаулата шул.  Моңа карамастан, игеннәрне вакытында җыеп алыр өчен бар көчебезне салабыз. Моның өчен хуҗалыкта уңган, тәҗрибәле механизаторлар да, техника да бар”.

Һәр игенче уракка яхшы әзерлек белән килгән. Алар белән аралашып та алдык. Флүр  Хәтмулла улы Миңдуллин бу хуҗалыкта 8 ел эшли, ә менә Илүс Гайса улы Галимов биредә инде 40 елдан артык тир түгә. “Быел уңыш әйбәт, әмма арпа сабаклары җил-яңгырлардан егылган, аларны суктыру җайсызрак.  Хәзер бөтен көчне туплап, үстерелгәнне бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга кирәк”, – ди ул. Илһам Мансуров та басу корабыннан төшеп, төшке шка ашыкты. “КамАЗ шофёрлары  Рәфит Муллаянов белән Фидан Ихсанов ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча, ашлыкны ындыр табагына ташып тора. Тракторда – Ильяс Мансуров. Хуҗалыкта алар әтиле-уллы эшли.

Бер үк вакытта мал азыгы хәзерләү дә бара, аны да бөтен технологияләрне төгәл үтәп башкарып, мал кышлату чорына кимендә ел ярымлык яхшы сыйфатлы азык запасы туплау бурычы куелган.
Әйе, район басуларында  кызу эш кайнавын күзәтүе күңелле. Басу батырларынында да зур хезмәт күтәренкелеге күрелеп тора.

Басудагыларның һәр минутны файдаланып калырга тырышуларын, нәтиҗәлелеккә ирешүләрен күреп сокландык без.
Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә  технологияләр төгәл үтәлеп, чәчүнең оптималь вакытта башкарылуның, үсентеләрне тиешенчә тәрбияләү үткәрүнең куанычлы нәтиҗәләре әнә шундый.

Игенче һөнәреннән дә игелеклерәк һөнәр юктыр ул. Ил халкы тук булсын өчен маңгай тире белән сугара ул җирне. Язын сөреп-чәчеп җирне гүя кара бәрхәт итә, чәчкәләр тигез шытым биреп, яшеллек каплап алгач, мул уңышка өметләнә. Башаклар тулышып алтын төскә кергәч, гәрәбәдәй бөртекләрне урып-сугып келәтләргә тутыргач кына тынычлана җир кешесенең күңеле, хезмәте бушка китмәгәнгә сөенеп туялмый.
Басудан кайтыр якка кузгалганда тагын бер тапкыр тигез рәт булып тезелгән тезмәләрдән иген суктыручы һәм басу белән ындыр табагы арасын иңләүче машиналарга сокланып карап тордык. Буралар тулы, тормышыбыз имин булсын берүк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк икътисадының нигезе булган агросәнәгать комплексына зур игътибар бирә. Эш урыннары һәм азык-төлек иминлеге тәэмин итеп, авыл хуҗалыгы төп рольне уйный. Фермерларга барлык районнарда кертелгән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм чаралары бар. Регион, нәтиҗәлелеген һәм конкурентлык сәләтен арттыру өчен, үз агросәнәгать комплексын эзлекле рәвештә модернизацияли. Республика җитәкчелеге агросәнәгать җитештерүенә һәм фермерлыкка ярдәмнең авылны модернизацияләү, авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту һәм мәдәни традицияләрне саклау өчен мөһим булуын аңлый. Яңа предприятиеләр үсеше нәтиҗәсендә авыл җирендә эш урыннары булдырыла, хезмәт хаклары арта.
Саннарга күз салсак, 2024 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгының тулай продукциясен җитештерү күләме 252 млрд сум тәшкил иткән, бу – Русиядә 9 нчы урын. 2024 елда аграр секторга турыдан-туры ярдәм күрсәтү өчен республикага 9 млрд сумнан артык федераль акча җибәрелгән. Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә турыдан-туры ярдәм итүгә ике дәрәҗәдәге бюджетлардан да 4,2 млрд сум акча җибәрелде, шуның 2,3 млрд сумы – республика бюджеты акчалары.
2024 ел йомгаклары буенча Башкортостан Республикасы буенча үсемлекчелек продукциясе индексы 103,7% тәшкил иткән. Узган авыл хуҗалыгы сезонында игенчеләр 3 млн тоннадан артык ашлык җыйганнар. Шул ук вакытта майлы культуралар җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешелгән – якынча 735 мең тонна, бу узган елга караганда 39% ка күбрәк. Шулай ук рекордлы күләмдә шикәр чөгендере җыеп алынды – 2,5 млн тоннага якын. Үсемлекчелекне үстерүдә минераль ашламалар куллануны арттыру мөһим фактор булып тора. 2024 елда минераль ашламалар туплау 6% ка артты һәм республика буенча уртача 1 га чәчүлек мәйданына  ул 29,5 кг тәэсир итүче матдә кертелгән. Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү буенча эшне дәвам иттеләр. Узган елда авыл хуҗалыгы әйләнешенә 36 мең гектардан артык файдаланылмый торган чәчүлек җирләре кайтарылган. Шулардан 9 мең гектардан артыгы «Җир» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында файдалануга тапшырылган.

 

 

 

 

Республикада кызу урак өсте
Республикада кызу урак өсте
Республикада кызу урак өсте
Республикада кызу урак өсте
Республикада кызу урак өсте
Республикада кызу урак өсте
Автор: Радиф Фаткуллин
Читайте нас