Мин үземә ышанмыйм, ә сез? Сез дә шулайдыр, чөнки Башкортстанда ярты миллион кеше үзенә үзе ышанмый. Ышанмассың да шул, заманасы нинди бит: миллионнарны урлыйлар.
Үткән 5 айга йомгак ясап шуны әйтеп була: республикада яшәүче 475 мең кеше үзенә үзе кредит алуны Дәүләт хезмәтләре аша тыйган.
Шуларның 39 меңе үзенә үзе тыю куюны июльдә башкарган.Шул ук вакытта 6 мең кеше тыюларын гамәлдән чыгарган, дөнья булгач кредит алмыйча торып булмый шул. Иң мөһиме: югары процентлар белән алган акчалар үзебезгә хезмәт итсен инде.
Бактың исә, безнең республика кредитлар алуга үзеңә үзең тыю кертү бик актив барган төбәкләр исәбендә икән. Әлбәттә инде, эре шәһәрләрдә яшәүчеләр бу мөмкинлектән ешрак файдалана. Мәскәүдә –
1,3 млн, Санкт-Петербургта-626 мең, Мәскәү өлкәсендә 914 мең кеше үзенә чикләү куйган.
Күршеләр дә саклана: Татарстанда 370 мең кешенең мондый чикләве бар.
Әлеге ысул күпләрне мошенниклар кесәсенә зур акчалар күчерүдән саклап каладыр.
Руслар әйтмешли, чем черт не шутит, августта мин дә үземә тыю куйдым әле.
Чыганак: bashinform.ru