Бүген Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында республика Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Шмелев Алексей Николаевич, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның сәнәгать, туризм һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе:
- Безнең комитет Башкортстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Андрей Назаровның хисабын зур кызыксыну белән тыңлады. Шунсы куанычлы: республиканың икътисады тотрыклы, 2024 елда да катлаулы чорны ышанычлы җиңеп чыкты. Безнең илгә һаман да дустанә булмаган илләрнең санкцияләр басымы дәвам итә, шуңа карамастан, эчке тулаем продуктның үсеше 5 процент тирәсе күрсәткән. Сәнәгать җитештерү индексы 105,4 процент тәшкил итте. Бу Русия күрсәткече белән чагыштырганда 0,8 процентка күбрәк. Оешмалар яңа икътисади шартларга үзләренең югары яраклашу сәләтен күрсәтте, 2024 елда яңа базарларга чыктылар. Бу инвестицияләр күләме белән дә раслана. Былтыр инвестицияләр күләме 700 млрд сумнан артып китте һәм 783 млрд сум тәшкил итте. Кулланучылар базарында яхшы күрсәткечләр: 3 трлн сумнан артык, интернет-сәүдә 37 процентка арткан. Уртача эшкуарлык субъектлары артты. Бу тармакта әлеге вакытта 142 мең субъект теркәлгән, алар 500 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итә. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте былтыр туристик тармакта да инфраструктураны үстерүне дәвам итте. Былтыр туристик агым безнең республикага 1,9 млн. кеше тәшкил иткән. Хөкүмәт хисап тоту белән беррәттән киләсе елга үзенә нинди бурычлар куюы турында да сөйләде.
Фото: ufa.kp.ru