Башкаларны коткару өчен үзләрен куркыныч астына куялар алар. Күптән түгел хәрби табиблар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Узган елның июненнән махсус хәрби операция уздыру зонасында «Башкортостан»мотоукчылар полкы составына керүче Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы хезмәт итә. Бүлекчә иреклеләре республиканың сәламәтлек саклау системасында эшләгән медиклар һәм хәтта пулялар, снаряд кыйпылчыклары астында да антларына тугры калдылар.
Агымдагы сугыш хәрәкәтләре башкаларга охшамаган, диләр хәрби табиблар. Пулялы җәрәхәтләр булмый диярлек. Пациентлар нигездә FPV-дроннар һәм артснарядлардан кыйпылчыклы җәрәхәтләр белән килә.
— Тире астына урнашкан кыйпылчыклар бар. Яраланганнан соң 2-3 ай узгач, бу кыйпылчыклар капсулалана. Ул чагында аларны артерияләргә, эре кан тамырларына, веналарга, нерв бәйләмнәренә зыян китермичә чыгару куркынычсызрак була. Бу көрәшче өчен кулайрак һәм травматик түгел, — ди «Самбо» позывнойлы батырыбыз.
Неонацистлар позицияләрен штурмлау вакытында башкорт сугышчылары төркеме дрон-камикадзе удары астына эләгә. Миномет утына дучар булалар. Кыйпылчыклы җәрәхәтләр, контузия, кан югалтулар... Ләкин хәрби табиблар «Ровный» позывнойлы яугиргә вакытында барып җитәргә, беренче ярдәм күрсәтергә һәм сугыш кырыннан эвакуацияләргә өлгергән. Хәзер якташыбыз савыга бара һәм яңадан сафка басарга җыена. Аның тәненнән барлык кыйпылчыклар чыгарылды.
— Бик зур рәхмәт. Укол ясадылар, авырттырмыйча барысын да тартып алдылар. Юкса тын алырга да комачаулыйлар иде. Безне шулай дәвалаган, аякка бастырган табибларга ихлас күңелдән рәхмәт. Безнең ата-бабаларыбыз да Ватанны саклаганнар. Без дә шушы изге эшне дәвам итәбез, — дип бәян итте «Ровный» позывнойлы яугир.
Өч ел элек Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча хәрбиләребезгә ярдәм итәргә «Луна»кушаматлы табиб та киткән иде. Бераз соңрак Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Тыныч яшәештә ул ашыгыч ярдәмдә фельдшер булып эшләгән. Хәзер алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәм итә.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Bash.News.