Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2024, 18:44

Уфада Бөтенрусия җәяү йөрү көнендә 20 меңнән артык кеше катнашты

"Бөтенрусия җәяү көне - 2024" зур күтәренкелек белән һәм оешкан рәвештә үтте.

Уфада Бөтенрусия җәяү йөрү көнендә 20 меңнән артык кеше катнашты
Уфада Бөтенрусия җәяү йөрү көнендә 20 меңнән артык кеше катнашты

 Шәһәр советы алдындагы тантанада Олимпиада чемпионнары, билгеле спортчыларны тәбрикләү үтте. Олимпиада комитеты оештыручыларны бүләкләде. Спорт бәйрәмендә катнашусыларны республиканың спорт министры Рөстәм Хәбибов, Уфа мэры Ратмир Мавлиев, чемпионнар тәбрикләде. Тантананы сәнгать осталарының чыгышы дәвам итте. Әлеге чарада катнашучылар бәйрәмнән канәгать калды, күпләр физкультура һәм спортка беренче адымнарын ясады, сәламәт яшәү рәвешенә йөз белән борылды.

Меңнәрчә кеше катнашкан чара, синергетик нәтиҗә биреп, һәркемгә дерт-дәрман өстәде.

Рәүф Идрисов.

Уфада Бөтенрусия җәяү йөрү көнендә 20 меңнән артык кеше катнашты
Уфада Бөтенрусия җәяү йөрү көнендә 20 меңнән артык кеше катнашты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: