Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 октябрь 2024, 23:09

Эшмәкәрләргә тагы бер ярдәм чарасы булдырганнар

Башкортстанда эшмәкәрләр бизнесларын тикшергәндә үз хокукларын яклау өчен омбудсменга мөрәҗәгать итә алачак.

Эшмәкәрләргә тагы бер ярдәм чарасы булдырганнар
Эшмәкәрләргә тагы бер ярдәм чарасы булдырганнар

Гариза Башкортстанның инвестиция порталы аша бирелә.

— Инвестпорталда «Бизнес-омбудсменны чакырырга»төймәсе бар. Гариза бирү өчен порталда авторизация таләп ителә. Эшмәкәргә форма тутырырга кирәк, аларга карата тикшерү күздә тотыла торган шәхси эшмәкәр яки юридик зат, контроль гамәлләр үткәрүче орган, чараның датасы, тикшерү нигезе һәм гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек төре турындагы мәгълүматны, шулай ук контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк, — дип шәрехләде Башкортостан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры вазыйфаларын башкаручы Геннадий Разумикин.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте.

Эшмәкәрләргә тагы бер ярдәм чарасы булдырганнар
Эшмәкәрләргә тагы бер ярдәм чарасы булдырганнар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: