Мобилизация башлану белән, аны Казандагы хәрби әзерлек үтәргә җибәрәләр. Өлкән лейтенант званиесендә штурмлаучылар ротасы командиры итеп тәгаенләнә. Луганск, Авдеевка буйларында барган яуларда катнаша.
— Курку тойгысы һәр кемдә бар, һәр кемнең яшисе килә. Шуңа да, иң мөһиме, дошманның көчен дөрес бәһаларга кирәк”, —ди Алтай.
Яуларның берсендә каты яраланган “Алтай”ны иптәшләре алгы сызыктан алып чыга, беренче ярдәм күрсәтә. Төрле госпитальләрдә дәваланган баһадир әле туган каласы Мәләвездә сәламәтлеген ныгыта, тренажерларда шөгыльләнә. Ярдәмнән өзмәгән өчен, Янгантау шифаханәсенә юллама алып биргәннәре өчен “Ватанны саклаучылар” фонды филиалына, кайчандыр бергә укыган сабакташларына, инвалидлар оешмасы рәисе Ринат Дәүләтшинга, тормыш иптәше Светланага рәхмәтле ул. Казан шәһәреннән Әлфия апасы энекәшенең хәлен белергә килеп тә җиткән. Бер-береңә терәк булырлык якыннарың булганда, тән, җан яралары да тмз арада төзәлер. Имин булсын туган җир! Дөньядагы канкойгыч вакыйгалар тәмамлансын.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Чыганак: "Йәшлек".