Акция кысаларында Аблай авылының Сабантуйлар, авыл җыеннары үтә торган мәйданда 200 артык агач утыртылды.
— Бүгенге «Яшел Башкирия» акциясендә актив катнашкан авылдашларга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Омә нык әйбәт, оешкан төстә узды. Азактан тәмләп, якташларыбыз белән чәй дә эчтек. Чынлап та бердәмлектә көч. Без бергә! Аблай халкының активлыгы, шулкадәр булдыклы булуы таң калдыра һәм ихлас соклану хисләре уята, — диде Үрнәк авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәсимә ЗӘЙНЕТДИНОВА.
Авылның уңган активистлары да бу зур күләмле экологик өмә турында фикерләрен белдерделәр.
— Кем генә үзе утырткан агачларның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән. Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиештер ул. Агачлар безнең һәрберебез күңелендә бары тик шатлык хисе генә уята. Бу хис безгә дә яхшы таныш, чөнки без үз авылыбыз әйләнәсенә ел саен агачлар утырту белән шөгыльләнәбез. Үзебез утырткан агачларның шаулап үсеп утыруын күреп күңел шатлана, — ди авылның активистлары, өмәдә катнашкан иптәшләр.
Өмәгә И.Сакаев агач утырту өчен махсус сабанны да алып кайткан. Гомумән, экологик өмә авылдашларның бердәмлеген, тырышлыгын янә бер кат исбат итте. Әйткәндәй, Аблай — «Трезвое село» республика күләмендә уздырылган конкурста катнашырга әзерлек эшләрен алып бара. Әйтергә кирәк, авылда ямьсез, хәмер куллану кебек начар гадәтләргә дучар иптәшләр юк. Күпчелек халык сәламәт яшәү рәвеше алып бара, табигатебезне саклау һәм аны баету яклы.
Махсус репортёр — Юлай НИЗАЕВ.