-4 °С
Ачык
Башкортстанда халыкка хәбәр итү системасының әзерлеге тикшереләчәк.
2024 елның 2 октябрендә республика халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеге торышын комплекслы тикшерү планлаштырыла.
“Барыгызга да игътибар!” дигән сүзләр яңгыраячак һәм аудио, язма текст рәвешендәге “Халыкка хәбәр итү системасының әзерлеген тикшерү үткәрелә! Тынычлык саклавыгыз сорала!” дигән мәгълүмат җиткереләчәк.