Реканс Ямалиев Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга гуманитар ярдәм алып барды.
Ул бу турыда социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде. Реканс Фәнил улы хәбәр итүенчә, район җитәкчелеге Чакмагыш егетләре хезмәт иткән Запорожье, ЛХР һәм ДХР подразделениеләренә барган. Җитәкче хәрбиләр белән аралашып аларның ихтыяҗын ачыклаган, посылкалар тапшырган. Моннан тыш, район башлыгы яралы солдатларны дәвалаган госпитальгә дә барган. Пациентларны тәҗрибәле табиблар яхшы карый, давалый, дип язды ул. Шунысы игътибарга лаек: бу Башкортстаннан килгән 130нче гуманитар ярдәм чарасы.
«Өмет» сайты өчен Юлай Низаев әзерләде.
Фото: Реканс Ямалиевның социаль челтәрләрендәге аккаунтыннан.