Кадерле дуслар! Сезне Башкортстан башкаласы Уфага нигез салынуга 450 ел тулу белән котлыйм. Шундый тәэсирле юбилей — шәһәрнең бай тарихына мөрәҗәгать итү, сугышчан батырлыклары һәм хезмәттәге казанышлары, фәнни, иҗади казанышлары һәм спорттагы җиңүләре белән Уфаны данлаган атаклы якташларыгызның исемнәрен искә алу өчен менә дигән форсат. Шунысы мөһим, шәһәр үзенең үзенчәлекле кыяфәтен саклап, киләчәккә омтыла. Аның икътисады һәм социаль өлкәсе динамикалы үсә, заманча югары технологияле производстволар ачыла, яңа мәктәпләр, театрлар, мәдәният сарайлары, стадионнар төзелә. Һәм әлбәттә, Уфада масштаблы халыкара форумнар, абруйлы спорт туринирлары уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу уңышларның нигезендә төрле милләт, дин һәм мәдәният кешеләренең үзара ихтирам һәм аңлашу традицияләре, уфалыларның инициативасы һәм хезмәт сөючәнлеге, аларның үз алдына югары максатлар куя һәм ирешә белүләре ята.
Фото: Портал Главы РБ.