Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август , 11:13

Оператив хәбәр: Сулар кими, мониторинг дәвам итә

Яңгырларның күпләп явуы сәбәпле килеп чыккан су хәвефенә бәйле актуаль мәгълүмат белән уртаклашуны дәвам итәбез.

Оператив хәбәр: Сулар кими, мониторинг дәвам итә
Оператив хәбәр: Сулар кими, мониторинг дәвам итә

Республиканың сусаклагычларында һәм елгаларында су салмак кына кимүе, нормага килүе күзәтелә.

Су дәрәҗәсенең иң зур кимүе күзәтелә:

Агыйдел буенда Дуслык монументы районында 40 см;

Благовещенск районының Укман авылында Уфа елгасы янында 18 см;

Мәчетле районының Олы Ыктамак буе авылындагы Ай елгасында 17 см;

Благовещен районы Ахлыстино авылында Уфа елгасында 11 см.

«Республика сусаклагычларын мониторинглау дәвам итә. Вәзгыятьне контрольдә тотабыз!», — дип хәбәр бирәләр БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Фото: БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Оператив хәбәр: Сулар кими, мониторинг дәвам итә
Оператив хәбәр: Сулар кими, мониторинг дәвам итә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: