Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 июль , 20:14

БСТ телеканалында «Уфа хосписы: Безгә бер ел» фильмы премьерасы булган

Бер ел элек Башкортстан башкаласында Уфа хосписы ачылды, аның белгечләре күп кенә пациентларга ярдәм күрсәтте дә инде.

БСТ телеканалында «Уфа хосписы: Безгә бер ел» фильмы премьерасы булган
БСТ телеканалында «Уфа хосписы: Безгә бер ел» фильмы премьерасы булган

Учреждение балаларга һәм өлкәннәргә паллиатив ярдәм күрсәтүнең мөһим функциясен башкара. 

Меңнән артык кеше хосписта ярдәм алган инде. Тагын да күбрәк тәрбияләнүчеләрне учреждениенең күчмә хезмәте колачлый, хезмәткәрләр бригадалары 3600дән артык тапкыр өйләргә чыкканнар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елның июлендә Уфа хосписында булды һәм аның коллективын учреждение ачылуга бер ел тулу белән котлады.

— Бер ел элек нәкъ шушы көннәрдә без хоспис ачтык, һәм һәркемнең күңелендә яхшы хисләр иде. Бу республикада беренче шундый зур хоспис. Монда чынлыкта Шәфкать үзәге, хәйрия үзәге, кешенең иң яхшы ниятләре үзәге һәм, бик мөһим, өмет үзәге бар, – диде Радий Фәрит улы.

Уфа хосписын ничек булдырганнар? Анда нинди ярдәм күрсәтелә? Бу һәм башка күп нәрсәләр турында БСТ телеканалы фильмында. 

Фильмга сылтама

Фото: Видеодан скриншот

БСТ телеканалында «Уфа хосписы: Безгә бер ел» фильмы премьерасы булган
БСТ телеканалында «Уфа хосписы: Безгә бер ел» фильмы премьерасы булган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: