Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь , 14:22

Радий Хәбиров “Патриот” паркында Башкортстан волонтерлары белән очрашты

21 июньдә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика волонтерлар лагеренда катнашучылар - ирекле иҗтимагый берләшмәләр, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар һәм муниципаль волонтёр штаблары вәкилләре белән очрашты.

Радий Хәбиров “Патриот” паркында Башкортстан волонтерлары белән очрашты
Радий Хәбиров “Патриот” паркында Башкортстан волонтерлары белән очрашты

- Соңгы елларда волонёрлыкның роле җәмгыятебез өчен гаять зур әһәмияткә ия. Сездән башка безгә бүгенге чорда булган мәсьәләләрне хәл итү кыен булыр иде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең иреклеләр коронавирга каршы көрәшергә булыштылар, өлкән кешеләргә ярдәм иттеләр - медицина учреждениеләрендә эшләделәр, азык-төлек җыелмаларын җыйдылар һәм тараттылар. Янгыннар сезонында волонтерлар ут сүндерү өчен районнарга чыгалар. Ә бүген иреклеләр армиясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерә, аларның гаиләләре турында кайгырта.  Бик зур рәхмәт сезгә!

Фото: Портал Главы РБ

Радий Хәбиров “Патриот” паркында Башкортстан волонтерлары белән очрашты
Радий Хәбиров “Патриот” паркында Башкортстан волонтерлары белән очрашты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: