Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июнь , 17:16

Бәләбәй төзекләнә, күркәмләнә

15 июньдә Бәләбәйдә Башкортостан Башлыгы Рәдий Хәбиров шәһәрнең тарихи үзәгендә “Иске шәһәрлек кварталы” җәмәгатьчелек мәйданында булды һәм Марс Әмиров исемендәге бульварны төзекләндерү проекты белән танышты.

Бәләбәй төзекләнә, күркәмләнә
Бәләбәй төзекләнә, күркәмләнә

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Иске шәһәрчек” үзәге территориясен карап чыкты һәм журналистлар белән әңгәмәдә республика халкының төзекләндерү өчен җәмәгать урыннары сайлауда катнашуының мөһимлеген ассызыклады. "Монда эшлисе эшләр бар әле. Бәләбәй федераль программада катнашуын дәвам итә, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия конкурсына өченче объект белән гариза бирже", - дип сөйләде Радий Хәбиров.

"Башкортстан — отылган грантлар һәм төзекләндерелгән шәһәрләрнең мәдәни үзәкләре саны буенча ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә. Алга таба да бәйгедә актив катнашачакбыз", — дип белдерде ул.

Фото: Портал Главы РБ.

Бәләбәй төзекләнә, күркәмләнә
Бәләбәй төзекләнә, күркәмләнә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: