16 июньдә ил мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгели. Шул уңайдан бүген, 10 июньдә, Башкортстан Хөкүмәтендә Корбан бәйрәменә әзерлек турында сүз булды. Анда тантаналы чаралар үткәргәндә ветеринария-санитария таләпләрен тәэмин итү турында фикер алыштылар.
Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин әйтүенчә, муниципалитетларда дини оешмалар белән берлектә 60тан артык махсус мәйданчык җиһазландырылачак. Уфада мондый ике мәйданчык булачак – Төньяк автовокзал территориясендә һәм Зинино бистәсе янындагы “Караван” сәүдә үзәге янында. Аларда корбан чалу ветеринария хезмәте контроле астында узачак. Барлык белгечләр кирәкле техника һәм лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителәчәк.
– Корбан чалу өчен билгеләнгән барлык терлекләр алдан ук карантин чаралары, идентификация уза һәм исәпкә куела. Хайваннарны ветеринария документлары нигезендә кабул итәләр, сую клиник тикшерүдән соң рөхсәт ителәчәк. Ә сую продуктлары ветеринария-санитария экспертизасыннан соң биреләчәк, – дип аңлатты Азат Җиһаншин. – Чаралардан соң калдыкларны утильләштерү өчен махсус контейнерларга җыячаклар.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга Корбан бәйрәмен оештыруда руханиларга ярдәм күрсәтергә кушты.
– Безнең рухи җитәкчеләребез белән нинди ярдәм кирәклеге турында сөйләшегез, – диде ул.