Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель , 12:45

Хезмәт хаклары яңача түләнәчәк

Бу яңалык бюджетникларга кагыла.

https://vk.com
https://vk.com

Президент Владимир Путин 2027 елга бюджет хезмәткәрләренә эш хакы яңача түләнәчәк дип белдерде.

Аның әйтүенчә, яңа системага күчкәнче 2025 елда илнең берничә төбәгендә аны сынап караячаклар. Президент нинди төбәкләр турында сүз барганын әлегә әйтмәде. Әмма шунысы билгеле – 2027 ел башында хезмәт хакын түләүнең тармак системасы тоташ ил буенча эшли башлаячак.

Яңа система төрле төбәкләрдә хезмәт хакындагы аермаларны бетерүне максат итеп куя, ди Путин.

Яңа хезмәт хакы системасын керткәннән соң бер тармакта эшләүче бюджетникларның бер үк эш башкарган өчен хезмәт хаклары якынча тигез булачак, дип аңлаталар.

Карап карарбыз инде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: