Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 февраль , 14:29

“Без бергә булганда көчле”

Президент Юллама белән чыгыш ясый.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 29 февральдә, Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итә.

Гадәттәгечә, чарада Федерация Советы, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Конституцион һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, төбәкләрнең Законнар чыгару җыелышлары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Быел да, былтыргы кебек, кунаклар арасында махсус операциядә катнашучылар да бар.

Экспертлар әйтүенчә, бу Мөрәҗәгатьнамә депутат һәм сенаторларга гына түгел, ә илнең һәр гражданына юллана. Чөнки Юлламада Русияне киләчәк алты елда үстерү бурычлары куела. Президент тәү чиратта бүгенге хәлләргә бәя бирә, аннары, эчке һәм тышкы сәясәтне исәпкә алып, ил үсешенең төп юнәлешләрен билгели.

“Без күп бурычларны хәл итә алуыбызны күрдек. Тышкы агрессорга каршы торабыз”, – дип сүз алды Путин. Бу безгә киләчәккә ышаныч өсти, диде ул. Димәк, без бергә булганда күпкә ирешә алабыз, дигән фикерен җиткерде дәүләт башлыгы.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: