Көнүзәк
3 февраль 2024, 04:00

Милкен тартып алачаклар

Дәүләт Думасы депутатлары илгә каршы эшчәнлек алып барган, РФ армиясе турында фейклар яисә ялган хәбәрләр сөйләгән кешеләрнең милекләрен тартып алу, мактаулы исемнәреннән мәхрүм итү турындагы закон проектын бертавыштан кабул итте.

Әлеге законны кабул итү инициативасы белән 395 депутат чыккан.

“Бу мәсьәлә буенча фикер алышулар күптәннән барды. Күпчелек халык, чит илдә яшәп, Русияне, махсус хәрби операциядә катнашкан офицерларны, солдатларны пычратып сөйләүчеләргә, Киевның нацист режимын хуплаучыларга һәм финанслаучыларга карата җинаять җәзасы кертүне хуплый”, – дип белдерде РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.

Э. Әсәдуллина.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас