Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь 2023, 19:16

Ни өчен Радий Хәбировның СВО зонасына китүен күпләр белми кала?

Бу сорауга ул үзе җавап бирде. 

kzgazeta.ru
kzgazeta.ru

Бүген, 29 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән “Туры линия” үткәрә.

Иң беренче сорау бу атнада төбәк җитәкчесенең махсус хәрби операция зонасына барып кайтуына кагылды.

“Ни өчен кинәт киттегез? Хәтта без, сезнең команда да, белми калдык”, – дип сорады Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская.

“Әйе, кинәт китәбез. Хәвефсезлек мәсьәләсе күзлегеннән дә мондый сәфәрләр турында алдан хәбәр ителми, – дип сүз алды республика җитәкчесе. – Без һәр сәфәрдә, гадәттә, төрле урыннарга барабыз. Бу юлы “Башкортостан”, “Салават Юлаев-2” полкларында булдык. "Башкортостан" полкы командиры белән күрешеп булмады, без барган көнне полк һөҗүмгә китте. Авыр операцияне лаеклы үтәгәннәр. Красный Лучта эшләгән табибларыбыз белән очраштык”.

 Ни өчен безнең батальоннарга билгеле шәхесләрнең исемнәре бирергә карар иттегез дигән сорау да булды.

“Бу идея безнең ветеран оешмаларыннан чыкты, – диде Радий Хәбиров. – Без үзебезнең батальоннарның командирларын беләбез, эшләр ничек корылганын беләбез. Бу безгә аларга нинди ярдәм кирәклеген аңларга, бәйләнеш тотарга ярдәм итә. Аннары, якташлар булу яугирләр өчен мөһим. Алар бер-берсенә ярдәм итә, иңнәрен куя”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: