Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2023, 12:56

Махсус операциядәге әтисе кечкенә улына сәлам әйткән

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

vk.com/yamaleev_rf
Фото:vk.com/yamaleev_rf

Чакмагыш районы хакимияте башлыгы  Реканс Ямалеев үзенең “ВКонтакте” челтәрендә пост язган:

“Кечкенә Тигранга бүген ике яшь тулды! Аның әтисе бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үти. Кызганычка каршы, якташыбыз әлегә бер тапкыр да улының туган көнен гаилә кочагында үткәрә алмаган. Күптән түгел алгы сызыкта егетләр белән очрашканда Рушан улын туган көне белән котлауны  үтенгән иде. Әлбәттә,  без хәрбиләребезнең үтенечләрен үтибез.  Уфага эш сәфәре белән барган вакытта  Рушанның гаиләсе янына кереп,  Тигранга бүләк тапшырып чыктым. Тигран сәламәт, нык һәм әтисе кебек батыр булп үссен! Лаеклы хезмәт итегез, егетләр, гаиләләрегез өчен борчылмагыз!”

Чыганак: vk.com/yamaleev_rf

vk.com/yamaleev_rf
Фото:vk.com/yamaleev_rf
Читайте нас: