Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2023, 10:29

Русияне сакларга телисеңме?

smartik.ru
Фото:smartik.ru

Хәрби хезмәткә контракт төзе.

Кем контрактчы була ала?

 –чакыру буенча хәрби хезмәт үтүчеләр яисә хезмәт итеп кайтканнар, шулай ук элекке контрактның срогы тәмамланганнар;

–запастагы ир-атлар;

–запаста булмаган һәм чакыру буенча хезмәт үтмәгән югары белемле ир-атлар;

 – запаста булмаган хатын-кызлар;

 –хәрби һөнәри белем бирү оешмалары студентлары;

– Русия Федерациясе территориясендә законлы рәвештә яшәгән чит ил кешеләре.

Төп таләпләр: 18-65 яшь, ким дигәндә тугыз сыйныф белем һәм ныклы сәламәтлек.

Контракт нинди вакытка төзелә?

Бу конкрет ситуациягә бәйле. 2023 елда срок бер ел, өч яки биш ел булырга мөмкин. Хезмәтнең төгәл чорын индивидуаль билгелиләр.

Кайда һәм ничек контрактка кул куярга?

Сайлау пунктына яки яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итегез. Гаризаны службапоконтракту.рф. хезмәт контракты сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталындагы сервис аша бирергә мөмкин.

Контрактчыга акчалата тәэмин ителеш турында мәгълүматны кайда табарга була?

Хәрби хезмәткәрнең Оборона министрлыгы сайтындагы шәхси кабинетында.

Махсус хәрби операциядә катнашучы контрактчыларның кайсысы сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын алырга хокуклы?

Контракт буенча барлык хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алырга хокуклы. Аны СВОда катнаша башлаганнан соң теләсә кайсы вакытта рәсмиләштерергә мөмкин.

Сорауларыгыз калдымы? 117  кайнар линиясенә шалтыратып,  кызыксындырган барлык мәгълүматны белә аласыз.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: