Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 август 2021, 11:22

Уңыш 2,1 миллион тонна булачак

Бу исә төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә җитәчәк.

Уңыш 2,1 миллион тонна булачак
Уңыш 2,1 миллион тонна булачак

Быел һава торышының коры килүенә карамастан, республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2,1 миллион тонна ашлык җыеп алырга исәпли. Бу турыда авыл хуҗалыгы үсешенең 2021 елның беренче ярты еллыгы йомгаклары буенча үткән утырышта төбәк хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.

         Министр белдеүенчә, эссе һәм коры һава торышы урнашуы сәбәпле мал азыгы  культуралары әзерләү күләме дә кимегән. Республика аграрийлары булачак иген уңышының зур өлешен югалтты. Бүгенге исәпләүләргә ярашлы, 614 хуҗалык корылыктан каза күргән, димәк ки, 587 мең гектар мәйдан уңышы зарарланган. Елның катлаулы килүенә карамастан, республика авыл хуҗалыгы эшчәннәре 2,1 миллион тонна уңыш җыеп алырга исәплиләр. Бу исә төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә җитәчәк.

                                                                  “Башинформ”

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: